Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада һәм районда бер ел эчендә 57 кеше туберкулез белән авырган

Бу 100 мең кешегә 20 очрак дигәнне аңлата.

Түбән Кама муниципаль районында 2022 елда туберкулез белән авыручы 57 кеше ачыкланган. Моннан бер ел элек тә шул ук сан булган.

Бу хакта Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерның баш табибы Илдар Камалтдинов НТР 24 телеканалына «Көн темасы» тапшыруында сөйләде.

«Статистика теле белән әйтсәк, бу 100 мең кешегә 20 очрак дигәнне аңлата», — дип билгеләп үтте эфир кунагы.

Камалтдинов, төрле еллардагы авырулар буенча мәгълүматларны яңгыратып, 1998 елда 100 мең кешегә 36 очрак теркәлгәнен билгеләп үтте. 2003 елга бу күрсәткеч 43 очракка кадәр, ә аннан соң 54 очракка кадәр үскән. Шуннан соң туберкулез белән авыручылар саны кими башлый.

«Кимү якынча ике тапкыр тәшкил итә. Хәзер без туберкулез белән авыручы 57 кешене ачыклыйбыз, ә алдагы елларда бу сан елына 134-140 кеше тәшкил итте», — дип нәтиҗә ясады Камалтдинов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев