Түбән Камада гриппка каршы массакүләм вакцинация башланды
Прививканы эпидсезон башланганчы ясатырга кирәк.
Түбән Камада грипптан прививка ясату кампаниясе башланды. Беренчеләрдән булып 6 айдан 18 яшькә кадәрге балаларга прививка ясый башладылар. Аннары риск зонасында булган медицина хезмәткәрләре ясатачак.
Шушы көннәрдә шәһәр поликлиникаларына башка өлкәннәр өчен вакцина кайтты. Грипп — кискен респиратор йогышлы авыру. Ул якынча 7 көн дәвам итә. Аннан соң килеп чыккан катлауланулар куркыныч тудыра. Өлкәннәрдән тыш, аларга ике яшькә кадәрге балалар, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулы кешеләр дучар була.
«Бу йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары авырулары, симерү, шикәр чире булган кешеләр. 2-3 триместрда авырлы хатын-кызларга прививка ясатырга кирәк. Бу әнинең үзен генә түгел, булачак баланы да яклау», — дип сөйләде НЦРМБ эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева.
Прививканы эпидсезон башланганчы ясатырга кирәк. Моны якын арада эшләү яхшырак. Прививкадан соң иммунитет 14-21 көн дәвамында формалаша.
«Әгәр коллективның 75 проценты гриппка каршы прививка ясатса, коллектив иммунитет булдырыла. Һәм, нәтиҗә буларак, коллективта 1-2 кеше авырырга мөмкин, һәм алга таба чир таралмаячак», — дип ышандыра Елена Пискарева.
Авыруның таралуын киметү өчен 165 меңнән артык кешегә прививка ясатырга кирәк, шуларның 43 меңнән артыгы — балалар. Прививкага юлламаны үз терапевтыңнан алырга кирәк. Прививканы эш урынында да ясатырга да була. Әгәр коллективта гриппка каршы прививка ясатырга теләүче 25тән артык кеше җыелса, медикларның күчмә бригадасы эш урынына ук киләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев