Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән

Барлыгы хастаханәгә 415 пациент китерелгән.

Узган атнада «ашыгыч ярдәм» бригадалары Түбән Кама халкын коткарырга 1 181 тапкыр юлга чыккан.

Бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән. Инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә 11 пациент китерелгән, 13 кеше инсульт белән хастаханәгә дәваланырга салынган, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Кайнар әйбергә пешкән 3 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 93 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Респиратор авыруларның симптомнары турында табибларга 105 кеше зарланган. 

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме бригадалары тарафыннан хастаханәгә 415 пациент китерелгән, шуларның 182се госпитализацияләнгән, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев