Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада «Ак ромашка» акциясе узды

Бу чара кысаларында 60 түбәнкамалы бушлай флюорография үтә алды.

Сез флюорография ярдәмендә туберкулез авыруынннан башка тагын берничә чирне табып булуын беләсезме? Түбән Камада былтыр бу медицина тикшерүе 32 кешедә туберкулез тапса, шулкадәр үк шәһәрдәштә — онкология, 1400 кешедә — йөрәк-кан тамырлары авырулары булуын ачыклады. 

Түбән Камада 21 марттан 17 апрельгә кадәр туберкулез белән көрәш декадасы игълан ителде. Бу атнада «Ак ромашка» акциясе узды. Бу чара кысаларында 60 түбәнкамалы бушлай флюорография үтә алды. 

Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерының баш табиб урынбасары Нургали Исмәгыйлев хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Түбән Камада тубдиспансерда туберкулез белән 82 кеше теркәлгән. Аларның 34 енең чире йогышлы, 48 е — тирә-юньдәгеләргә куркыныч түгел.

Балалар туберкулезы Түбән Камада 2023 елда теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, табиблар сак булырга киңәш итә. Бу чирдән ничек сакланырга? Аны ничек ачыкларга? Табиб физиопедиатр Валентина Можная бу сорауларга җавап бирде. 

— Туберкулез чире нәрсә белән куркыныч?
— Бу бик йогышлы авыру. Ул организмның барлык органнарына һәм системаларына зарар китерә, ешрак — сулыш органнары җәрәхәтләнә. Балалар туберкулезны өлкәннәрдән, һава-тамчы юлы белән, кибеттә, чиратта торганда, башка җәмәгать урыннарында йоктырырга мөмкин.

— Бу чир гади салкын тиюдән нәрсә белән аерыла?
— Балаларда туберкулез беренче мәлдә «кече» формалар рәвешендә уза, симптомнары күренми. Шуңа күрә ата-аналар баланы сәламәт дип саный һәм тикшерүдән баш тарта. Берничә вакыт узгач, бала какырык белән йөткерә башлый, хәлсезләнә, нык тирли, ябыга башлый, аппетиты югала. Авыр очракларда авыру сулыш ала алмый, кан белән йөткерә башлый.

— Күбесе туберкулезны имин булмаганнар чире дип саный. Бу дөрес фикерме? 
— Чыннан да, күп кенә ата-аналар яхшы фатирда яшәгәч, даими ял иткәч, еш кына табибларда күзәтелгәч, туберкулез аларга куркыныч түгел дип саный. Бу дөрес түгел. Хәзерге вакытта авырулар белән аралашу мөмкинлеге чиксез — ата-аналар балалар белән еш кына көньякка, самолетта очалар, күпсанлы кешеләр белән аралашалар. Тирә-юньдәгеләр арасында туберкулез белән авыручылар булмас дип беркем дә гарантия бирә алмый шул. Авыру булдыру факторларына хәрәкәтсез яшәү рәвеше, консервантлар тулы сыйфатсыз ризык белән туклану, зур стресс һәм каты арганлык та керә. 

— Туберкулез булуын ничек ачыкларга? 
— Мәктәптә, балалар бакчасында манту ясыйлар. Бу прививка ярдәмендә 2022 елда ике балада туберкулез ачыкланды, былтыр авыручылар булмады. 

— Бу прививканы кемгә ясатырга ярамый?
— Бер яшьтән кече булган балаларга. Аларның иммунитеты әле тулысынча формалашмаган, шуңа күрә сынау нәтиҗәләре буенча организмның туберкулез белән зарарлануын ачыкларга мөмкин түгел. Башка вакытта манту кую-куймауны врач-педиатр билгели. 

— Манту куйган көнне коенмаска, прививка ясаган урынга су тидермәскә кушалар. 
— Манту прививкасын ясаганда, энә башы тиренең өске катламына гына кертелә. Су керерлек яра барлыкка килми. Шуңа күрә бу дөрес сүз түгел. Коенырга ярый. Ләкин җиңелчә душ астында гына юынып, манту куелган урынны мунчала белән ышкымаска киңәш ителә.

— Кайбер ата-аналар манту куюдан баш тарта. Алар өчен альтернатив вариантлар бармы?
— Әйе. Бу очракта атааналарга туберкулезны диагностикалауның альтернатив ысулы — квантиферон тесты тәкъдим ителә. Аны теләгән һәркем акча түләп махсус поликлиникада ясый ала. Шулай ук балалар поликлиникасында үпкәләрне күзәтү рентгенографиясен ясатырга мөмкин. Ләкин бу ысул бала организмының сәламәтлеге турында тулы мәгълүмат бирә алмый. Кайвакыт ата-аналар сидек һәм кан алып, ПЦР тестын ясыйлар да, шул белешмәне мәктәпкә алып баралар. Ләкин ПЦР — туберкулез булубулмауны ачыкламый.

— Туберкулездан ничек сакланырга?
— Бала туганчы ук әзерләнергә кирәк. Ата-аналар, барлык туган-тумача флюорография үтәргә тиеш. Яңа туган баланың әнисенә дә, бала туу йортыннан чыккач, тикшеренергә киңәш ителә. Сабыена имезгәндә зыян килер дип курыкмасын. Заманча аппаратларда нурланыш дозалары бик аз, алар ана сөтенә зыян китерми. Чирләмәс өчен шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк саф һавада йөрергә, яхшы һәм дөрес тукланырга, эчү-тартудан баш тартырга кирәк. 

Ландыш Сәярова
Фотода Валентина Можная.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев