Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада җәй башыннан талпан кадалган 45 кеше травмпунктка мөрәҗәгать иткән

Барлык пациентлар да вакытында медицина ярдәме алган.

Июньнең беренче яртысында Түбән Кама травмпунктына талпан кадалганнан соң 45 кеше мөрәҗәгать иткән. Барлык пациентлар да вакытында медицина ярдәме алган.

Үз-үзеңне саклау өчен табиблар вакцина ясатырга киңәш итә. Табигатькә киткәндә ачык төсле ябык кием кияргә, репеллентлар кулланырга, ә йөреп кайтканнан соң үзеңне һәм якыннарыңны, шул исәптән хайваннарны да җентекләп тикшерергә кирәк.

18 июньгә Татарстанда талпан кадалган 6,4 мең кеше медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Иксодлы талпан боррелиозының ике очрагы һәм талпан энцефалитының бер очрагы теркәлгән инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев