Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада 2023 елда флюорография ярдәмендә туберкулезның 32 очрагы ачыкланган

Түбән Камада 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелде.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе рентгенологлары флюорографик тикшерүләр вакытында заманча җиһазлар ярдәмендә пациентларда еш кына туберкулез чирен ачыклыйлар. Мәсәлән, 2023 елда флюорография ярдәмендә алар туберкулезның 32 очрагын ачыклаган.

Бу хакта НЦРМБ табиб-рентгенологы Лилия Гыйльметдинова сөйләде.

«Заманча медицина җиһазлары — рентгенологларга организмдагы һәртөрле тайпылышларны күрергә ярдәм итүче югары төгәллекле цифрлы аппаратлар», — дип билгеләп үтте ул.

Табиб шулай ук флюорографияне диспансерлаштыру кысаларында җиңел генә үтәргә мөмкинлеген ассызыклады.

«Мин флюорография һәр кеше өчен мәҗбүри, еллык процедура булырга тиеш дип саныйм. Флюорография ясаганда, без төрле авырулар табабыз, һәм бу туберкулез гына түгел, пневмония дә, онкология дә, сөяк тукымасы белән бәйле авырулар да», — ди Лилия Гыйльметдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев