Түбән Камада 100 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан
Халыкка гриппка каршы прививка ясау дәвам итә. Кешеләргә уңайлы булсын өчен, шәһәрнең берничә урынында күчмә бригадалар эше дә оештырылган.

Түбән Камага гриппка каршы вакциналар август аенда ук кайткан иде инде. Прививка ясау кабинетлары шуннан бирле эшләп килә, хәзерге вакытта вакцинацияләү поликлиникаларда ике сменада алып барыла.
Гриппка каршы прививка ясату аеруча мөһим булган категорияләргә балалар һәм яшүсмерләр, йөкле хатыннар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина хезмәткәрләре, хроник авырулары булган кешеләр керә. Табиблар, иң беренче чиратта, аларга прививка ясыйлар.
Октябрь башыннан Түбән Камада прививка ясау буенча күчмә бригадалар эшли башлады. Бу бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр өчен уңайлы. Бызов урамындагы базар яныннан узып баручы Любовь Егорова да шундый фикердә. «Мин үзем быел прививканы поликлиникага барып ясаттым. Ул бездән бик ерак булмаса да, җәяү генә баруы кыен, аякларга төшә. Менә бит — медицина хезмәткәрләре урыннарга барып та эшлиләр икән. Бик яхшы, якын, әллә кая барасы юк. Бәлки икенче елга, җае туры килсә, мин дә шушында гына ясатырмын», — ди пенсионер ханым.

Күчмә бригадаларда прививка ясату озак вакыт таләп итми. Чиратлар юк диярлек. Медицина машинасында процедураны уздыру өчен барлык уңайлыклар дә тудырылган.
Кашаповлар гаиләсе быел әле гриппка каршы прививка ясатырга өлгермәгән булган. Саф һавага чыгып кереп, алар «берьюлы ике куянның койрыгын тота» алдылар. «Базарга чыккан идек, кирәкле азык-төлек алдык. Шунда менә күчмә бригада эшләвен күрдек тә, бу мөмкинлектән файдаланырга булдык. Ел саен гриппка каршы прививка ясатабыз, кирәк дип саныйбыз. Авырмыйбыз, җиңел кичерәбез. Бүген менә икебез дә берьюлы ясаттык, Аллага шөкер. Башкаларга да киңәш итәбез», — ди Гөлсинә һәм Өлфәт Кашаповлар.
Күчмә бригадалар көн саен шәһәрнең төрле урыннарында — базар янында һәм сәүдә үзәкләре территорияләрендә эшлиләр.
Шулай ук территориаль үзидарәләр белән алдан хәбәрләшеп, микрорайоннарга чыгу да оештырылган. Моннан тыш, авыр йөрүче гражданнарга прививканы өйләренә барып ясату каралган. Әгәр дә коллективта вакцинация узарга теләгән ким дигәндә 25 кеше җыела икән, күчмә бригадалар эш урыннарына чыгып та прививка ясыйлар. Моның өчен 32-10-97, 32-18-64 телефон номерлары буенча шалтыратып, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә була. Гриппка каршы вакцинация узу өчен паспорт һәм медицина полисы гына кирәк.

Табиблар әйтүе буенча, прививка ясау авыруны профилактикалауның иң ышанычлы ысулы булып тора. Вакцинация, беренчедән, инфекция йоктыру куркынычын киметә, икенчедән, авырган очракта аның барышын җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, ди алар.
Түбән Камада авыру таралуны киметү өчен 165 меңнән артык кешегә прививка ясатырга кирәк. Шулай итеп, без күмәк иммунитет булдыра алачакбыз. Бүгенге вакытта, шәһәр һәм районда гриппка каршы вакцинацияне 100 меңнән артык түбәнкамалы узган.
Автор фотолары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев