Түбән Камада 10-14 ноябрьдә гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин
Вакцинация грипптан һәм аның катлаулануларыннан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып кала.
Түбән Камада гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәрдә яшәүчеләр яшәү урыны буенча поликлиникаларда яки шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә урнашкан мобиль пунктларда прививка ясатырга мөмкин.
10 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр мобиль прививка пунктлары түбәндәге график буенча көн саен 16дан 18 сәгатькә кадәр эшләячәк:
- «Рамус-Молл» — дүшәмбедән җомгага кадәр көн саен;
- «Сити-центр» — дүшәмбе, чәршәмбе, җомга;
- Южныйдагы «Магнит» кибете — сишәмбе һәм пәнҗешәмбе.
Медиклар искәртүенчә, вакцинация грипптан һәм аның катлаулануларыннан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып кала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев