Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада 1 сентябрьдә гриппка каршы вакцинация башланды

Эпидемиологлар әйтүенчә, хәзер вакцинация өчен иң уңай вакыт.

Түбән Кама поликлиникаларында 1 сентябрьдә гриппка каршы вакцинация башланды. Бу хакта үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Прививкалар өчен «Ультрикс Квадри» препараты кулланыла.

Вакцинация алдыннан пациентны табиб тикшерә, ә аннан соң процедура кабинетына җибәрә. Ике поликлиникада да эш көннәрендә 7:30дан 18:30га кадәр гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин.

Эпидемиологлар әйтүенчә, хәзер вакцинация өчен иң уңай вакыт, чөнки иммунитет формалаштыру өчен 2-3 атна, ә иммунитеты какшаган кешеләргә прививка ясатканнан соң 1,5 айга кадәр вакыт кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев