Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама хастаханәсендә уникаль тренажерлар барлыкка килде

Инсульттан яки авыр җәрәхәтләрдән соң, хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр өчен махсус билгеләнгән.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уникаль тренажерлар барлыкка килде, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

Инсульттан яки авыр җәрәхәтләрдән соң, хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр өчен дүрт төрле тренажер бар.

«Әгәр пациент көн саен тренажерда шөгыльләнсә, ул яңадан йөрергә һәм үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәнәчәк», — дип саный Марат Ильясов. Ул берничә ел элек бу тренажерлар ярдәмендә аякка баса алган. Марат параличланган булган, ләкин гади күнегүләр белән тулы тормышка кайтуга ирешкән һәм хәзер башкаларга булыша. Баулы кешесе уникаль тренажерларны Түбән Кама хастаханәсенә бушлай тапшырды.

Табиблар сүзләренчә, тренажерлар мускул-хәрәкәт системасын ныгыта, координацияне яхшырта, мускулларны һәм буыннарны ныгытуга ярдәм итә. Мондый реабилитацияне 36 пациент узган инде.

Фото: ТКМР рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев