Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама хастаханәсендә эшләүче табибларда «Татарча беләм» значогы күрергә була

Бу яңалык пациентларга үз хәлләрен табибка тизрәк аңлатырга, ә медицина персоналына кирәкле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәчәк.

Түбән Каманың күпфункциональ үзәк район хастаханәсендә хәзер «Татарча беләм» билгеләре булган табибларны күрергә мөмкин.

Мондый тәкъдим белән Казанның хокук яклаучысы Татарстан Рәисе һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән иде.

Бу идеяне Түбән Кама күпфункциональ үзәк район хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев та хуплады, шуңа күрә хәзер татар телен белгән медицина хезмәткәрләренең халатларына «Татарча беләм» значоклары беркетелгән.

Баш табиб фикеренчә, бу яңалык пациентларга үз хәлләрен табибка тизрәк аңлатырга, ә медицина персоналына кирәкле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәчәк.

«Беренче чиратта без мондый значокларны тиз карар каблу итүне таләп итә торган кабул итү-диагностика бүлеге хезмәткәрләренә тараттык», — дип ассызыклады Руслан Вәлиев.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев