Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама хастахәнәсе табибы азык аллергиясе турында сөйләде

7-13 июль — аллергия авыруларын профилактикалау атналыгы

Аллергия — организмның кайбер матдәләргә үтә сизгерлеге, табиблар аларны аллергеннар дип атый. Күп төрле аллергеннар бар: тузан, кайбер ризыклар, йорт хайваннарының йоны. Аллергия — шәхси авыру, шуңа күрә кайберәүләр, мәсәлән, эт йонын яхшы кичерә, ә башкаларның эт йоныннан тире кызара һәм күзләре яшьләнә. Азык-төлек аллергиясен булдырмый калу өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк соң? Бу сорауларга халык сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиб-методисты, баш табиб вазифаларын башкаручы Илмир Вазиков җавап бирә.

Аллергиягә шик туса, аллергологка мөрәҗәгать итәргә. Нинди ризыкка аллергия барлыкка килүен ачыклау өчен, туклану көндәлеге алып барырга кирәк. Гипоаллерген диетага утырырга киңәш ителә. Ясалма кушылмалар (буяулар, тотрыкландыргычлар һ.б.) булган азыкларны кулланмау яхшырак. Магний, селен, кальций, А һәм Е витаминнары күп булган ризыкларны кулланыгыз. 

Кирәк булганда, аллергеннарга сизгерлекне киметүче специфик иммунотерапия уздырырга кирәк. Бавыр, бөер һәм үт куыгы белән бәйле авыруларны вакытында дәвалау зарур. 

Тәмәке тартудан тулысынча баш тартырга һәм алкогольне минималь дәрәҗәгә кадәр киметергә киңәш ителә. Ысланган, тозлы һәм татлы ризыклардан баш тартырга, гади майсыз ризыкларга өстенлек бирергә кирәк.

Ит ашаудан тулысынча баш тартырга кирәкми, әлбәттә. Ләкин, ысланган, майлы һәм кыздырылган итләр ашауны киметү яхшы. Майсыз ит төрләренә өстенлек бирергә кирәк; итне тозсыз суда пешерергә киңәш ителә. 

Сәламәтлегегезне саклагыз! Ул — иң кыйммәтле нәрсәбез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев