Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе стационарында яңа лор-җиһазлар урнаштырылды

Шулай ук процедура кабинетында пациентлар өчен уңайлы булган күп функцияле кресло урнаштырдылар.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең оториноларингология бүлегендә яңа җиһазлар урнаштырылды.

Заманча лор-җайланма стационарның процедура кабинетында урнашкан, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Аппарат авыруларны югары төгәллек белән диагностикалау өчен генә түгел, ә дәвалау процедураларын үткәрү өчен дә билгеләнгән: колакны чистарту, борын юлларын аспирацияләү, дарулар сиптерү, миндалиналар юу һ.б.

Шулай ук белгечләр процедура кабинетында пациентлар өчен уңайлы булган күп функцияле кресло урнаштырдылар.

Бу яңалыкларның барысы да диагностика һәм дәвалау процессын тизләтәчәк.

ЛОР-бүлек табиблары яңа җиһазларда бүгеннән үк эшли башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев