Түбән Кама тубдиспансерында 78 өлкән кеше һәм бер бала исәптә тора
Туберкулез планетабызда үлемгә китерүче куркыныч инфекцияләрнең берсе булып кала бирә.
Түбән Кама тубдиспансерында 78 өлкән кеше һәм бер бала исәптә тора. Узган ел 52 түбәнкамалыда, шул исәптән өч балада туберкулез ачыкланган булган. Табиблар чаң кага: ата-аналар бу мәкерле авыруга каршы вакцинадан ешрак баш тарта башлаган.
Билгеләп үтелгәнчә, ике ел элек балалар бүлегендә туберкулез белән авыручылар булмаган.
24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Түбән Камада ел саен «Ак ромашка» акциясе үткәрелә, аның максаты — туберкулезны профилактикалау һәм дәвалау мәсьәләләрендә халыкның белемен арттыру.
Туберкулез планетабызда үлемгә китерүче куркыныч инфекцияләрнең берсе булып кала бирә. Дөньяда көн саен туберкулездан 4 меңнән артык кеше үлә. Авыруның төп симптомнары: коры йөткерү, аннан соң аңа какырык кушыла, кан косу (һәрвакытта да түгел), тын кысылу, бизгәк тоту, хәлсезлек, төнге тирләү, сизелерлек ябыгу, аппетит югалу.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев