Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама табибы ураза вакытында дөрес туклану тәртибе турында сөйләде

Уразадан соң ризыкка карата мөнәсәбәт үзгәрә, ди табиб.

Бәби көтүче һәм хроник авырулары булган кешеләргә уразаны тотмаска рөхсәт ителә. Табиблар әйтүенчә, балалар да бу исемлектә.

Ләкин тыюларга карамастан, ураза тоту теләге булса, ифтар вакытында өстәлдә ит ризыклары булырга тиеш, чөнки аксым мускул массасын тотарга ярдәм итәчәк, ди табиб.

Башта җиләк-җимеш, чикләвек, аннары шулпа һәм икенче ризык ашарга кирәк. Ярты сәгатьтән соң чәй эчегез. Иртәнге ашка килгәндә, бу вакытта ботка ашау белән чикләнү яхшырак булыр.

Даруларны кулланудан баш тартырга ярамый, шулай ук кан басымын күзәтеп тору мөһим.

«Ураза тоту бик файдалы, чөнки без тәмлене, кирәгеннән артыгын ашарга күнеккәнбез. Ә Ураза вакытында ике тапкыр ашыйбыз, артыгын ашап булмый. Уразадан соң ризыкка карата мөнәсәбәт үзгәрә», — дип билгеләп үтте Түбән Каманың күпфункцияле үзәк район хастаханәсе кардиологы Зөлфирә Бигашева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев