Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама табибы сәламәт туклану принциплары турында сөйләде

Әгәр кеше шикәр диабеты белән авырый икән, аңа көненә 4-6 тапкыр ашарга кирәк.

II типтагы шикәр диабетын профилактикалауда туклануның роле 

Диабет — организмда инсулин җитәрлек күләмдә җитештерелмәү сәбәпле килеп чыга торган хроник авыру. Авыру нәселдән дә килә. Аеруча симез кешеләр аңа тиз бирешүчән. Ул кешеләрне инвалидлыкка китерә торган өч авыруның берсе булып тора. 

Диабет ике төп төргә бүленә: II типтагы шикәр диабеты (инсулинга бәйлелек) I тип шикәр диабетыннан 4 тапкыр ешрак очрый. 

Авыруның билгеләре: көчле сусау; еш һәм күп сию; аппетитның көчәюе; яралар озак төзәлү, тән тиресе кычыту; II типтагы диабет вакытында гәүдә авырлыгы югалу яки, киресенчә арту; бик тиз аруталу. II типтагы шикәр диабеты белән авыручы артык таза пациентлар өчен күрсәтмәләр 

Ашарга ярамаган ризыклар: үсемлек һәм сыер мае, майонез, чикләвек, көнбагыш, зәйтүн, майлы балык, колбаса, консерва, ысланган азыклар, шикәр, кондитер әйберләре, йөзем, банан, инҗир һ. б. 

Чикле файдаланыла торган ризыклар: майсыз ит һәм балык, майсыз пешерелгән колбаса, сөт, эремчек, майсыз сыр сортлары, бәрәңге, төче борыч, икмәк-күмәч эшләнмәләре, җиләк-җимеш, шулпалы аш һ. б. 

Ашарга яраклы ризыклар: минераль су, чәй, шикәрсез кофе, яшелчәләр, кыяр, помидор.

II типтагы шикәр диабетын профилактикалау — дөрес туклануга бәйле. Әгәр кеше шикәр диабеты белән авырый икән, иң беренче чиратта, дөрес туклануның мөһимлеген һәм сәламәтлекне саклауда үз ролен аңларга тиеш. Дөрес диета һәм кирәгеннән артык авырлыкны киметү авыруны яхшырак контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. 

Сәламәт туклану принциплары 
Әгәр кеше шикәр диабеты белән авырый икән, аңа көненә 4-6 тапкыр ашарга кирәк. Азыкның мондый бүленеше кандагы глюкоза күләмен тигезрәк сакларга мөмкинлек бирә. Ябыгу акырын барырга тиеш. Диетадагы кеше бер атна эчендә якынча 300-400 грамм авырлыгын киметергә мөмкин. Бер атна эчендә 1 килограммнан артык тән авырлыгын югалту кирәкми. Авырлык тизрәк югалганда аксым таркала. 

Сәламәт яшәү рәвешен саклау II типтагы диабетны булдырмый калу яки кичектерү өчен нәтиҗәле чара. II типтагы диабетны һәм аның катлаулануларын кисәтү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: оптималь тән авырлыгын саклау; көндәлек физик күнегүләр ясау; сәламәт туклану; углеводлар (шикәр һ. б.) һәм туендырылган майлар куллануны киметү; тәмәке тартудан тыелу; стрессларны булдырмау; ай саен кан глюкозасы дәрәҗәсен контрольдә тоту (буш ашказаны өчен 6,1 ммоль/лдан артык — табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп); табиб биргән күрсәтмәләрне үтәү.

Фотода: Табиб Илмир Вазиков жәмәгатьчелек алдында чыгыш ясый / Фото шәхси архивтан

Илмир Вазиков, медицина профилактикасы буенча табиб, «Җәмәгать сәламәтлеге үзәге һәм медицина профилактикасы» оешмасының бүлек мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев