Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама табибы пляжда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерә

Җәй — табигать кочагында ял итә торган вакыт.

Күпләр ял урыны итеп пляжларны сайлый, әлбәттә. Ләкин ялның бу төре никадәр генә күңелле булмасын, тиешле кагыйдәләрне үтәмәгәндә күңелсезлекләр дә килеп чыгарга мөмкин. 

— Шуңа күрә, су коенырга исәпләгәнсез икән, түбәндәге гади генә киңәшләрне исегездән чыгармагыз. Беренчедән, махсус билгеләнгән урыннарда — коткаручылар булган, җиһазландырылган пляжларда гына су коенырга кирәк, — дип искә төшерә халык сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиб-методисты Илмир Вазиков. 

Шунысы да бар: һава температурасы +20...+25, су температурасы +17...+ 19 градустан түбән булмаганда гына суга керергә киңәш ителә. Анда да суның тирәнлеген, төбенең рельефын, чүп-чар һәм очлы әйберләр булубулмавын белергә кирәк.

Суга акрын гына керергә киңәш ителә, чөнки төбендә чокырлар, очлы ташлар булырга мөмкин. Кич белән бик соңга калып һәм төнлә белән су коенмагыз — караңгыда юнәлешне югалтып, ярдан еракка йөзеп китүегез бар. 

Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар, исерек хәлдә коенмасын. Бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Еш кына нәкъ менә шул сәбәпле суга баталар да инде. Көчле җил һәм шторм вакытында су кону да аяныч тәмамланырга мөмкин. 

Балаларны кыска гына вакыт эчендә дә су янында күзәтүчесез калдырмагыз. Юкса төзәтеп булмаслык фаҗига килеп чыгуы бар. 

Сазлыклы һәм үсемлекләр үскән урыннарда су коену, таныш булмаган урыннарда суга чуму, шулай ук тормыш өчен куркыныч. Коену өчен яраклы урыннарны билгеләгән чикләрне (буйкалар) узып китмәгез бу да аяныч тәмамланырга мөмкин. 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев