Түбән Кама табибы эсседә туклану үзенчәлекләре турында сөйләде
Җәйге эсселек — кеше организмы өчен зур сынау.
Һаваның югары температурасы йөрәк-кан тамырлары системасына гадәттән тыш йөкләнеш бирә, еш тирләү сусызлануга һәм микроэлементларны югалтуга китерә. Шуңа күрә эссе вакытта берничә гади кагыйдәне истән чыгармау мөһим, дип кисәтте медицина профилактикасы буенча табиб Илмир Вазиков.
Ашаганда җиңел һәм файдалы ризыкларны сайлагыз. Җәй көне яшелчә, җиләк-җимешләр, аксымлы ризыклар, боткалар һәм сөт продуктлары кебек җиңел һәм файдалы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Яшелчәдә һәм җиләк-җимештә витаминнар, минераллар һәм су күп, алар организмда су балансын сакларга булыша. Аксымлы продуктлар организмны энергия һәм кирәкле аминокислоталар белән тәэмин итә. Боткалар углевод, витамин һәм минераллар чыганагы булып тора. Сөт продуктларында кальций бар, ул кояш тәэсирендә җитештерелгән D витамины белән бергә яхшырак үзләштерелә.
Июльдә — кыяр һәм помидор, гөлҗимеш, яшел борчак, фасоль, чия, крыжовник, кара җимеш; августта нектариннар, яфраклы чөгендер, карбыз, слива, барлык төр кәбестәләр, кара карлыган, сырганак өлгерә. Җәйге диета өчен салат — иң яхшы ризык, аны майонез белән түгел, ә үсемлек майлары, каймак, өй йогурты кушып болгатыгыз. Өстәлгә китерер алдыннан кушсагыз яхшырак.
Эссе көннәрдә безнең матдәләр алмашы акрыная, шуңа күрә еш ләкин кечкенә өлешләр белән ашау мөһим. Ашауны көненә 5-6 тапкырга, шул исәптән иртәнге аш, төшке аш, кичке аш һәм алар арасында тамак ялгап алуларга бүлү киңәш ителә.
Җәй көне югары температура һәм актив тирләнү аркасында, безнең организм күп сыеклык югалта. Шуңа күрә, сусызлыкны булдырмас өчен, суны еш эчү мөһим. Сусау хисе барлыкка кил-гәнче үк организмдагы сыеклык запасын вакытында тулыландырырга киңәш ителә. Сусау һәм тамак кибү организмның сусызлануын күрсәтә, моңа юл куелмаска ки-рәк. Һәр сәгать саен ярты стакан су эчәргә, ә иртәнге ашка кадәр бер стакан чиста су эчәргә киңәш ителә.
Җәен яшел чәй, үлән чәйләре, яңа җиләк-җимеш компотлары кебек җиңел тоник эчемлекләр кулланырга мөмкин. Бу эчемлекләр сусауны канәгатьләндерергә һәм өстәмә витаминнар һәм минераллар алырга ярдәм итәчәк.
Тоз куллануны чикләгез. Яшелчәләрнең табигый тәменнән ләззәтләнегез. Туклану режимын саклагыз. Эссе көннәрдә төп ризыкларны иртән һәм кичкә күчерү яхшырак, ә көндез җиңел яшелчә, җиләк-җимеш һәм күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Бу организмны артык эсседән саклаячак һәм кирәкле матдәләр белән тәэмин итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев