Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама районында ОРВИ белән авыручылар саны ике тапкырга диярлек арткан

Поликлиникалар һәм ашыгыч ярдәм көчәйтелгән режимда эшли.

2023 елның ике атнасында Түбән Камада H1N1 гриппының өч очрагы һәм COVID-19 белән авыруның 35 очрагы теркәлгән.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева хәбәр итте.

Гомумән алганда, Түбән Кама районында ОРВИ авыруы ике тапкырга диярлек арткан.

«2023 елның ике атнасында ОРВИ авыруы арту, узган ел белән чагыштырганда, 143% тәшкил итте. 43% — балалар», — дип ачыклык кертте Рита Медведева.

Поликлиникалар һәм ашыгыч ярдәм көчәйтелгән режимда эшли, дип билгеләп үтте җитәкче.

Ул иҗтимагый урыннарда социаль дистанцияне һәм битлек режимын сакларга, шулай ук авыру билгеләре булган кешеләр хезмәттәшләренә зарар китермәсен өчен эш урыннарында фильтрлар кертергә киңәш итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев