Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама районында «Мобиль поликлиника» эшен дәвам итә

Бу атнада Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшли.

Күчмә медицина тикшерүләре «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек — һәркем өчен» федераль проекты кысаларында уза.

Узган атнада Чаллы табиблары Кызыл Чапчак авылында булып, анда 238 кеше кабул иткән, 436 консультация үткәргән, 104 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү башкарган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 124 пациент өстәмә тикшерүгә юллама алган.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте язганча, ел башыннан «Мобиль поликлиника» күчмә комплексында 9,4 меңнән артык пациент тикшерелгән, 21 мең консультация үткәрелгән һәм 12 меңнән артык төрле тикшеренү башкарылган.

Фото: ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев