Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама районында күчмә маммограф эшли

Шушы көннәрдә Түбән Кама районы авылларыннан 319 кеше маммография узган.

Түбән Кама районының Кама Аланы хастаханәсендә күчмә маммограф эшли. Бу хакта Түбән Кама шәһәр сәламәтлек саклау хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районы авылларыннан 319 кеше маммография узган.

Диспансеризация узучы пациентларны, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне процедурага хезмәт транспортында алып киләләр. Җыелу вакыты һәм урыны турында халыкка алдан хәбәр итәләр.

«Күчмә маммограф хастаханә янында 22 февральгә кадәр эшләячәк. Барлык мәгълүматны фельдшердан яки 33-90-03 телефоны аша шалтыратып белешергә була», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев