Түбән Кама мәчете территориясендә хезмәткәрләр өчен диспансеризация узды
Диспансеризация — сәламәтлегең турында кайгыртуның гади һәм аңлаешлы ысулы.
Түбән Каманың үзәк мәчетендә күчмә диспансеризация узды.
Айның һәр беренче пәнҗешәмбесендә Түбән Кама шәһәренең мәчетендә бөтен район буенча хезмәт итүче имамнар җыелышы үткәрелә. Шуңа күрә диспансеризацияне шушы көнне үткәрергә булдылар.
Кан анализы, ЭКГ, кан басымын үлчәү һәм хәтта флюорография — боларның барысын да күчмә диспансеризация барышында үтәргә була иде. Җентекләп карау өчен флюоромобиль китерделәр. Тиеш булганча, ир-атлар һәм хатын-кызлар диспансеризацияне төрле биналарда узды.
Диспансеризация — сәламәтлегең турында кайгыртуның гади һәм аңлаешлы ысулы. Түбән Камада эш көннәрендә һәм шимбә көннәрендә аны теләгән һәркем өч урында: 1 һәм 2 нче поликлиникаларда, шулай ук клиник-диагностика үзәгендә үтә ала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев