Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама югары һәм урта уку йортлары студентларына ВИЧ турында сөйләделәр

Мондый танып белү очрашулары шәһәрнең тагын берничә югары һәм урта уку йортларында узачак.

Түбән Кама студентлары ВИЧ-тест тапшырды. Бәхеткә, табиблар бернинди тайпылышлар да тапмады.

«Мин тест тапшырдым, чөнки безнең өчен шундый мөмкинлек булдырдылар. Бу бик мөһим. Башка кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен без үзебезнең зарарланганмы, юкмы икәнебезне белергә тиеш», — дип саный КИУ Түбән Кама филиалының икенче курс студенты Альберт Гәрәев.

Шулай ук яшьләр вирус йоктыру ысуллары һәм авыруны дәвалау юллары турында бер сәгатьлек лекция тыңладылар, авыру турында мәгълүмат язылган белешмәлек һәм файдалы бүләкләр алдылар.

Гомумән, табиблар билгеләп үткәнчә, яшьләрдә ВИЧ сирәк очрый. Ләкин, күпләрнең бу инфекция турында белеме җитәрлек түгел. Мондый танып белү очрашулары шәһәрнең тагын берничә югары һәм урта уку йортларында узачак.

«Укучылар арасында мондый чаралар үткәрү бик мөһим. Авыру, беренче чиратта, җенси һәм парентераль (тату-салоннарда) юл белән тапшырыла», — дип аңлатты «Җәмәгать сәламәтлеге үзәге» нең медпрофилактика оештыру бүлеге мөдире Илмир Вазиков.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев