ТРның “Роспотребнадзор” идарәсе эштә чәй эчүләрдән һәм киңәшмәләрдән баш тартырга киңәш иткән
Covid-19 авыруы “эләктергән” хезмәткәр ачыклангач, 127 эш коллективы тикшерелгән, шуларның 83 ндә кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.
Бу хакта “Роспотребнадзор” җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
– Эштә аралашуны мөмкин кадәр чикләргә кирәк, киңәшмәләрне ондайн уздырырга, бергә чәй эчүләрне, туган көннәрне уздыруны тыярга, – дип аңлатты ул. Сүз уңаеннан, коронавирус йокканнарның 47 процентын эшчеләр һәм төрле оешмалар хезмәткәрләре тәшкил итә.
Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев