Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тоз мәгарәсенә рәхим итегез

Без шәһәребездә эшләп килүче тоз мәгарәсе белән таныштыруны дәвам итәбез.

Сабыйлар да, өлкәннәр дә 

– Сабый ике яшьтән кечерәк булса, башта отоларингологка яки терапевтка күренү киңәш ителә. Гомумән, безгә гаилә белән килүчеләр дә бар. Сүрән ут, музыка күп кешегә яхшы тәэсир итә. Олырак кешеләр йоклый. Йоклый алмаудан интеккән кешегә мондый сеанслар файдалы. Балалар уйнап утыра, – ди Татьяна Агапова.
Ә менә элек мәгарә идәнендә яткан тоз хәзер юк икән, аны җыеп алганнар. Сәбәпләренә килгәндә: 

– идәндә яткан һәм стеналардагы тоз сәламәтләндерми. Кешегә галогенератор бөрки торган тоз тузаны уңай  йогынты ясый;
– идәндәге тоз тузан җыя, ә ул исә аллергия бирергә мөмкин. Креслода ятып торганда, сизелми, ә менә бала уйнаганда, әлбәттә, тузан да күтәрелә. Андый һаваны суларга ярамый;
– уйнаганда, балалар тозлы куллары белән күзләренә кагылып, әчеттерергә һәм яндырырга мөмкин;
– балалар тозны кабарга да мөмкин.
Хәзер идәнгә җылылыкны саклый торган күбекләндерелгән полиэтиленнан ясалган келәм җәелгән. Ул җиңел юыла һәм җылыны саклый. Балалар рәхәтләнеп уйнап утыра. Өстәвенә, алар өчен җиңел юыла торган яңа уенчыклар да сатып алынган.
Әмма бер килүдә генә кирәкле нәтиҗәгә ирешеп булмый әле. Сеанслар саны кичергән авырудан яки килү макстатыннан тора. Балаларда беренче сеанслар авыру көчәюенә китерергә мөмкин. Бу – нормаль күренеш. Иммунитетлары зәгыйфь булган балаларга бер атна килү киңәш ителә, ә мәгарәдә утыру вакыты ярты сәгатьтән артырга тиеш түгел. Көчле авырулардан соң тернәкләнү вакытында сеанслар 15кә кадәр җитә ала.
Мәгарә җитәкчелеге бер отоларинголог белән элемтәдә тора. Хәзер тоз мәгарәсенә йөрергә теләүчеләр башта аның
белән киңәшләшә ала, чөнки, әйтик, авырый башлаган мәлдә тоз мәгарәсенә йөри башлау чирнең көчәюенә генә китерә.
Профилактика өчен 10 көн җитә. Еш авыручы балалар 15 көнлек курс ала. 20 көнлек курс сулыш алу системасының хроник авырулары булган кешеләргә тәкъдим ителә. «Галогигиена режимы» мәгарәгә өч ай дәвамында атнага ике тапкыр йөрү дигәнне аңлата.


Ел дәвамында тоз мәгарәсенә йөрү тәртибе


Декабрь, гыйнвар, февраль:
– сулыш алу юллары авырулары профилактикасы һәм тернәкләнү,
–хроник авырулар язгы кискенләшү профилактикасы,
– юл тузаны профилактикасы,
– аллергия профилактикасы.
Марат, апрель, май:
– аллергия профилактикасы,
– диңгезгә барырга җыенучыларга әзерлек,
– язгы сулыш алу юллары авырулары профилактикасы.
Июнь, июль, август:
– диңгезгә барырга җыенучыларга әзерлек. Бара алмаучыларга
– альтернатива,
– аллергия профилактикасы,
– мәктәпкә, балалар бакчасына баруга әзерлек,
– сулыш алу юллары авырулары профилактикасы.
Сентябрь, октябрь, ноябрь:
– сулыш алу юллары, хроник авырулар профилактикасы һәм тернәкләнү,
– аллергия профилактикасы.
Әлбәттә, тоз мәгарәсенә йөреп тә, балалар башка бөтенләй чирләмәс дип уйлау хата булыр. Әмма иммунитетлары ныгыячак, организмнары авыруларга озаграк бирешмәс.


Дәвалаудан кала башка хезмәтләр күрсәтеләме?


– Тоз мәгарәсендә үләннәрнең хуш исе дә таралган. Беләсезме, шифалы үләннәр комплекслы дәвалауның бер өлеше була ала. Аларны без Болгар шәһәре монастыреннан кайтартабыз. Үләннәре хуш исле, пакетлардан яхшы күренә, әзерләү рецепты да язылган, – ди Татьяна Агапова.
Элек килүчеләргә кислород коктейле бирсәләр, хәзер аны әзерләмиләр. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кислород коктейле бары тик тәмле эчемлек булып чыкты һәм аның бернинди дәвалау йогынтысы юк.
Тоз мәгарәсендә тоздан ясалган төрледән-төрле яктырткычлар сатыла. Нинди генә форма юк монда! Бизәкләре дә күзне үзенә тартып тора! Өйдәге шартларда мондый яктырткычның дәвалау буенча файдасы бик аз, әмма ул бик уңайлы: төнлә кабызганда, күзләрне камаштырмый, лампа тоз эченә үк яшерелгәч, бала да, пешми. Мондый яктырткычлар ак (фарсы), алсу (Һималай) тозлардан ясала. Агачтан ясалган бизәкләрендә лак та, буяу да юк. Димәк, өстәвенә, экологик яктан чиста.
Өстәвенә, биредә уылган тоз да сатыла. Аның алсу һәм кара төрләре бар. Алсу төстәгесе Пакистанда чыгарыла, ә карасы – Индиянең Декан яссы таулыгында. Әмма ике төр дә тәмнәре һәм химик составлары буенча аз аерыла. Меңнәрчә еллар җыелып ятканга, Һималай тозы составы уникаль дип санала. Төсе исә таудан агып төшкән лавага бәйле. Алсу төстәге тозда 80 минерал бар: кальций тимер магний, йод. Гади тозда булган натрий хлориды күләме монда азрак, шуңа күрә алсу төстәге тоз файдалырак, дип санала. Әмма ул да һәр кешегә килешмәскә мөмкин. Әйтик, ашказанында җәрәхәт, күзләр авыруы, кан басымы югары, артык авырлыгы булган, инсульт кичергән, атеросклероздан җәфа чигүче кешеләргә алсу тоз зарар гына китерергә мөмкин. Гомумән, көненә 1 чәй калагы Һималай тозы кабул итү дә җитә. Аны ашка салырга, тамак чайкарга, ярага салырга һ.б. итеп кулланырга мөмкин.
«Диңгез сулышы» тоз мәгарәсендә «Антистресс» психологик тренинглар да уздырыла. Татьяна Агапова белеме буенча психолог булгач, тоз мәгарәсендә группа сеанслары, очрашулар уздыра. Андагы шифалы һава да кешеләргә сеанс вакытында уңай йогынты ясый, борчуларын онытырга мөмкинлек бирә. Татьяна даими яки вакыт-вакыт шөбһәләнгән, игътибарны туплый алмаучы, психосоматик авырулары булган кешеләрне, шулай ук хискә бирелүчеләрне, шулай ук үз-үзләрен үстерергә һәм сәламәтләндерергә теләүчеләрне чакырып, алар белән сеанслар үткәрә.
Сеансларга 8(917)222-24-24 номеры аша язылырга мөмкин.

Реклама тәртибендә.
Табиб белән киңәшләшү кирәк

Лилия Заһретдинова

Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев