Томауны дәвалау ЫСУЛЫ
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур.
Әлеге ысул белән ясалган эчемлек хроник фарингит һәм томаудан интегүчеләргә аеруча файдалы.
Эш тәртибен аңлатабыз:
1,5 литр су кайнатып, суытырга. Шуңа 0,5 г аскорбин кислотасы, 1 аш кашыгы эре тоз салып эретергә, 1 лимон согын кушарга.
Әзер эчемлекне вак йотымнар белән якынча сәгать ярым эчендә әкренләп эчеп бетерергә. Кайнар ваннада яки мунчада юынып, аякка йон оебаш киеп, җылы юрган ябынып, йокларга ятарга.
Фото: freepik. com
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев