Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Терапевт: «Антибиотик дөрес билгеләнелмәсә, балага саңгырау калу куркынычы яный»

Антибиотиклар — бактерияләрдән алына торган препаратлар.

Антибиотик белән коронавирустан дәваланалармы? Ни өчен антибиотиклар гриппка каршы көрәшкәндә файдасыз? Ни сәбәпле антибиотиклардан соң иммунитет кими һәм аны кабат ничек торгызырга? «Интертат»ның сорауларына терапевт Алинә Мостакимова җавап бирә.

— Нәрсә ул антибиотиклар? Алар кайчан барлыкка килгән?

— 20 гасыр башында яшәгән галим Александр Флеминг лабораториясендә чисталыкны сакламаган аркасында антибиотиклар барлыкка килгән. Бер мәлне ул озак вакыт лабораториясенә күз салмыйча торган һәм берникадәр вакыттан соң кире әйләнеп кайтса, өстәлендә күгәрекле гөмбәләргә тап булган. Ул шулай ук күгәрекле гөмбәләр торган җирдә стафилококк (яшәү һәм үрчү өчен кислород кирәк булмаган бактерияләр) колониясе юкка чыкканын ачыклаган.

Бу күзәтү яңа тикшеренүләргә башлангыч биргән. Шулай итеп, күгәректән беренче антибиотик — пенициллин уйлап табылган. Ул бүгенге көндә күп авыруларны дәвалауда кулланыла.

Антибиотиклар — бактерияләрдән алына торган препаратлар. Алар антибиоз процессын кузгата да, тере күзәнәкләр башка тере күзәнәкләрнең тормыш эшчәнлеген туктата.

Антибиотиклар йогышлы бактерияләргә генә түгел, ә организм тукымаларына да зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә төрле кеше антибиотикларга карата төрле фикердә.

Кемдер антибиотиклардан зыян күрергә курка, кемдер аларны барлык авыруларны дәвалау чарасы дип саный, контрольсез эчә һәм нәтиҗә булмауга гаҗәпләнә.

— Антибиотикларны кайчан кулланырга кирәк?

— Антибиотиклар сирәк очракта билгеләнелә. Мәсәлән, пневмония, көчле ангина, цистит һәм башкалар. Антибиотикларны табиб кушуы буенча гына эчәргә ярый. Ул кайсы препаратны эчәргә кирәк булуын, аның дозасын (күләмен), эчәргә кирәк булган вакытын билгели. Антибиотикларның тискәре эффектлары күп. Әле бер тапкыр авыруны җиңергә булышкан препаратлар башка булышмаска да мөмкин.

Антибиотиклар төрле бактерия инфекцияләрен дәвалау өчен кабул ителә. Кабатлап әйтәм: нәкъ менә бактерияләр! Ягъни организмда патоген бактерияләр булу сәбәпле барлыкка килгән йогышлы авырулар. Антибиотик гөмбәләргә, вирусларга һәм башка микроорганизмнарга тәэсир итми. Антибиотик салкын тиюдән, грипптан булышмый, чөнки алар вирусларга тәэсир итә алмый.

— Кайчан антибиотикларны кулланудан мәгънә юк?

— Охшаш симптомнар белән йогышлы авырулар китереп чыгарырга мөмкин булган бик күп төрле микроорганизмнар бар. Антибиотиклар бактерияләргә генә тәэсир иткәнгә күрә, башка микроорганизмнар китереп чыгарган инфекцияләрне дәвалауда алар файдасыз. Шуңа күрә, анализларсыз гади томауны да антибиотик белән дәваларга кирәкми! Кызыл тамак та көчле дарулар кабул итү өчен күрсәткеч түгел. 

Антимикробиаль каршылык (антимикробная резистентность) турында сөйләгез. Аның белән кешеләрне еш куркыталар.

Күп еллар дәвамында дөньяның барлык галимнәре антибиотикларга каршылык мәсьәләсе турында борчыла. Антибиотикларны сайлап алу ел саен авырлаша, чөнки кешеләр кирәксә дә, кирәкмәсә дә чирләрен антибиотиклар белән дәвалый. Үз теләкләре белән, белмичә антибиотик эчкән аркасында, бактерияләрдә каршы тотрыклылык барлыкка килә. Бактерияләр антибиотикларны «җиңәргә сәләтле» була. Димәк, без авыруны җиңә алмыйбыз дигән сүз. Кешенең сәламәтлеге куркыныч астында була. 

Әлбәттә, антибиотикларның яңа төркемнәрен җитештерәләр, әмма бактерияләр кешеләргә караганда тизрәк эш итә. 

— Антибиотикларны даруханәдән табиб рецептыннан башка алырга буламы?

— Россия Федерациясе законнары нигезендә антибиотиклар табиб рецепты буенча гына бирелергә тиеш.

— Антибиотикларның тискәре йогынтысы нинди? Гомумән алар үлемгә китерергә мөмкинме?

— Иң еш очрый торган йогынтысы — аллергия реакциясе. Аллергик нәтиҗәсе (мәсәлән, анафилактик шок) үлемгә китерергә мөмкин. Антибиотиклар, теләсә нинди препарат кебек, организмда эшкәртелә һәм бавыр белән бөер аша чыгарыла. Әгәр шул органнарның берсенең эшчәнлеге начар булса, антибактериаль препаратлар табиб контроле астында кабул ителә. 

Шулай ук токсик антибактериаль препаратлар бар. Әгәр табиб тарафыннан антибиотик дөрес билгеләнелмәсә, балага саңгырау калу куркынычы яный. Мондый препаратларга аеруча яңа туган һәм ике яшькә кадәрге балалар сизгер. Эчәклек системасы ягыннан тискәре нәтиҗәләр: диарея, күңел болгану, косу, тизәктә кан булу.

— Антибиотикларны гадәттә ничә көн кабул итәргә кирәк? Пациентның хәле кайчан яхшыра башлый?

— Инфекция процессына бәйле. Үзгәрешлелек шактый зур. Антибиотиклар уртача 5-10 көнгә билгеләнә. Чыннан да авыр йогышлы процесслар булса да, аеруча операциядән соң, антибиотик курс озынлыгы сизелерлек арта.

Пациентның хәле 2-3нче көнгә яхшырырга мөмкин, ләкин бу — препаратны эчүдән туктарга дигән сүз түгел. Табиб билгеләгән курсны һичшиксез тәмамларга кирәк, чөнки препаратны вакытыннан алда туктату — антибиотикларга каршы торучанлыкка китерә. Ә дәваланмаган пациентның авыру симптомнары кире кайтырга мөмкин. 

— Ни өчен антибиотикларны кабул иткәннән соң иммунитет кими?

— Безнең иммунитет өчен эчәк бактерияләре җавап бирә. Алар шулай ук кайбер витаминнарны эшкәртүдә һәм формалаштыруда катнаша. Антибиотиклар барысын да «үтерә!» Үзенекен дә, чит булганнарын да. Димәк, авырулар китереп чыгаручы һәм иммунитетка ярдәм итүче яхшы эчәк бактерияләре дә антибиотик тәэсирендә үлә. Антибиотиклар курсы эчәк микрофлорасының бозылуына китерергә мөмкин. Әмма бу үзгәрешләр — вакытлыча һәм кире кайтарыла торган процесс.

Антибиотикларны контрольсез яки озак вакыт куллану җитди нәтиҗәләргә китерә.

— Иммунитет өчен эчәк бактерияләре җавап бирә, дидегез. Эчәклек әйбәт эшләсен өчен, пробиотиклар эчәргә әйтәләр. Аларның әһәмияте турында сөйләгез әле. Пробиотиклар кайсы продуктларда бар?

— Пробиотиклар — гадәти эчәк флорасын торгызырга ярдәм итүче препаратлар төркеме. Аларны антибиотик ассоциацияле диарея (антибиотикоассоциированная диарея — ААД) барлыкка килгәч кабул итәргә кирәк. Башка очракларда рационны пробиотик продуктлар белән баету да җитә. Мәсәлән, творог, йогурт, сыр, кефир; тозсыз, уксуссыз, шикәрсез булган натураль кәбестә.

ААД — бу антибиотик терапия вакытында эчәк микрофлорасы составының саны һәм сыйфаты үзгәргәндә үсеш алган симптомнар комплексы.

— Приемга мөстәкыйль рәвештә антибиотиклар кабул иткән пациентлар килгәне булдымы? Шәхси тәҗрибәдән чыгып нинди мисаллар китерә аласыз?

— Әлбәттә. Мондый очраклар соңгы елларда аеруча еш очрый. Коронавирус инфекциясе белән авыручыларның күбесе антибиотикларны үзләре кабул итә. COVID-19 вакытында барлыкка килгән пневмония вирус аркасында килеп чыга, һәм ул антибиотиклар белән дәваланылмый. Бу очракта вируска каршы препарат кирәк. Бу — бөтенләй башка дарулар төркеме. Антибиотиклар авыруның хәлен начарайта гына.

Чыганак 
Фото: https://ru.freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X