Түбән Кама Бөтенроссия меланома авыруына тикшеренү акциясенә кушылды
Безнең илдә акция 15 ел рәттән уза.
Бушлай тикшеренергә теләүчеләр тире-венерология диспансерына мөрәҗәгать итә ала.
Белгечләр сүзләренчә, меланома — тире яман шешнең бер төре, өстәвенә, иң куркынычы – үлүчеләр саны 60 процентка җитә.
Авыру ел саен теркәлә. Менә бүген дә ике кешедә бу чир ачыкланган. Түбәнкамалылар башка көнне дә тире-венерология диспансерында тикшеренү уза ала.
КВД белгечләренә дәүләт хезмәтләре сайты аша яисә 39-19-26 һәм 39-17-65 номерлары буенча язылырга мөмкин. Тикшеренү – бушлай.
Элегрәк хәбәр иткәнчә, түбәнкамалылар кандагы шикәр дәрәҗәсен бушлай тикшерә алачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев