Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тавыкның кайсы өлешендәге ите агулы?

Тавык ите — безнең аш өстәлләрендә алыштыргысыз ризык.

Аның бәясе зур түгел, пешерү ысуллары бик күп. Ә сез тавык түшкәсенең кайсы өлешләрендә паразитлар күп икәнен беләсезме? Аларны күп ашасаң, организмга зыян киләчәк.

Тавык үпкәсе.

Үпкәләрдә паразитлар һәм бактерияләр күп. Югары температура белән эшкәртелгәннән соң да, аларның шушы температурага сизгер өлешен генә бетереп була. Алар кеше организмына кереп, начарлык тудыра. Шунда ук реакция булмаса да, бу яшерен куркыныч, шуңа күрә тавык үпкәләрен ашарга киңәш итмиләр.

Тавык койрыгы.

Анда бик күп паразитлар һәм бактерияләр җыела. Аны күп ашасаң, тәнегезгә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә тавыкның бу өлеше нинди тәмле булса да, аны азрак ашау яхшырак.

Тавык башы.

Тере тавык бик файдалы булмаган кайбер матдәләрне йотарга мөмкин, һәм алар фильтрланганнан соң, тавык башында калачак. Бер-ике тавык башын ашау бернинди тәэсир итмәскә мөмкин, ләкин сез аларны артык ашасагыз, бу ит белән зарарлы матдәләр организмга керәчәк һәм сәламәтлеккә билгеле бер тискәре йогынты ясаячак.
Чыганак
Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев