Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Татарстанлыларны магнит давыллары турында кисәттеләр

Бу көннәрдә баш авырту, йокысызлык, кан басымы күтәрелү күзәтелергә мөмкин.

Метеосизгер кешеләрне Җирдә күзәтеләчәк чираттагы магнит давылы турында кисәтәләр.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый үзгәрешләр сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

«Арыганлык һәм баш авыртуларын тою ихтимал», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Бу вакытта табиблар мондый киңәшләр бирә:

  • йокы туйганчы йокларга һәм чамадан тыш армаска;
  • җитәрлек су эчәргә;
  • саф һавада күбрәк йөрергә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, елның теләсә кайсы вакытында сәламәтлекне күзәтү мөһим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев