Татарстанда коронавирустан интраназаль рәвештә прививканы беренче көнне 200 кеше ясаткан
Татарстанда коронавирустан «Спутник V» вакцинасы белән борын аша прививка ясатырга беренче көнне 200 кеше килгән.
Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр иткән.
Түбән Каманың баш эпидемиологы Елена Пискарева аңлатканча, борын аша прививка бары ревакцинация өчен генә яраклы.
Шәһәрдә интраназаль рәвештә вакцинация 8 сентябрьдә башланачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев