Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиблар хәтерне яхшырта һәм йөрәк өчен файдалы ризыкны атаган

Бу матдәләр күзәнәкләрнең сузылучанлыгын, кан үзенчәлекләрен яхшыртып, йөрәк-кан тамырларын саклый, баш мие эшчәнлеген яхшырта.

Галимнәр фикеренчә, сельдь кызыл балыктан күпкә арзан булуы өстенә, аннан файдалырак та әле. Ник дигәндә, гап-гади селедкада омега-3 май кислоталары горбуша, семга яки кетадагыга караганда зуррак микъдарда тупланган, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты. 

Белүебезчә, омега-3 сәламәтлек өчен бик мөһим. Әлеге май кислоталары күзәнәкләрнең сузылучанлыгын, кан үзенчәлекләрен яхшыртып, йөрәк-кан тамырларын саклый, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Хәтта омега-3 кулланучы өлкәннәрнең хәтере яхшыруы билгеле.

Моннан тыш селедка витаминнарга һәм аксымга бик бай. 200-300 грамм балыкта тәүлеклек аксым нормасы тупланган. Анда шулай ук А, В витаминнары, аеруча В12 витамины (баш мие һәм кан күзәнәкләре ясалу өчен бигрәк тә кирәк) күп.

Сельдь балыгының тагын бер өстенлеге авыр металлар һәм токсиннар сеңдермәвенә бәйле. Тәрәч (треска), минтай һәм хек та — шундыйлардан. Ә менә тунец, макрель ише балыкларны, терекөмешне сеңдерүчән булулары сәбәпле, сак куллану киңәш ителә. Белгечләр кисәтеп әйткәнчә, эре, димәк, карт балыклардан бөтенләй баш тарту хәерле, чөнки алар озак яшәү дәверендә авыр металларны бигрәк күп сеңдергән булырга мөмкин.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев