Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Табиблар түбәнкамалыларга көз башына кадәр балаларга гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итте

Табиблар искә төшерә: вакцинация баланың үзен генә саклап калмый, ул коллектив иммунитет булдырырга да ярдәм итә.

Түбән Камада гриппка каршы вакцинация башланды. Табиблар прививканы алдан, салкын тию авырулары сезоны башланганчы ясатырга киңәш итә. Бу вирус тарала башлаганчы организмга гриппка каршы иммунитет булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 

Балалар поликлиникаларында гриппка каршы вакцинация тулы көченә бара. Медицина учреждениеләренә вакцина җитәрлек күләмдә кайтартылган. Прививка ясатканчы, баланы табиб тикшерә. 

Табиблар искә төшерә: вакцинация баланың үзен генә саклап калмый, ул коллектив иммунитет булдырырга да ярдәм итә. Вакытында профилактика чаралары авыруны булдырмый калырга, яки сизелерлек җиңеләйтергә, шулай ук аның җитди катлаулануларын булдырмаска ярдәм итә.

Хәзер балаларга яшәү урыны буенча поликлиникаларда прививка ясатырга мөмкин. Соңрак теләге булганнарны бакчаларда һәм мәктәпләрдә вакциналый башлаячаклар. Табиблар билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта ата-аналар бу мәсьәләдә торган саен аңлырак була бара һәм алдан ук баланы сакларга тырышалар. 

Прививка ясаткач, иммунитет 2-3 атна дәвамында формалаша. Шуңа күрә, сузарга кирәкми һәм хәзер үк, салкын тию сезоны башланганчы ук прививка ясатырга киңәш ителә.

Фото: скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев