Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиб холестеринны киметү өчен идеаль яшелчәне атады

Бу яшелчә яман шешне кисәтә торган органик кушылмага да бай.

Брокколи составына керүче К витамины сөякләрнең ныгуына булыша, ә В төркемендәге витаминнар чәчләрнең сәламәтлеген тәэмин итә.

Эри торган клетчатка һәм витаминнарның югары күләме брокколины авырлыгын киметергә, кан басымын һәм холестеринны нормаль хәлгә китерергә теләгән кешеләр өчен идеаль продуктка әверелдерә. Диетолог Ягмур Сатыроглу Cumhuriyet басмасына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Моннан тыш, брокколи сульфорафанга — яман шешне кисәтә торган органик кушылмага да бай. Әлеге яшелчә составына керүче К витамины сөякләрнең ныгуына булыша, ә В төркемендәге витаминнар чәчләрнең сәламәтлеген тәэмин итә.

«Составында А һәм С витаминнары булган брокколи шулай ук антиоксидант үзлекләренә ия булганлыктан организмның каршы торучанлыгын да арттыра. Иммун системасын ныгытучы брокколи аеруча кышкы авырулардан ныклы калкан функциясен үти», — дип искәртте Сатыроглу.

Продуктның файдалы үзлекләре саклансын өчен, диетолог брокколины парда пешерергә тәкъдим итте.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев