Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиб өйдә булырга тиешле дарулар исемлеген әйтте

Белгеч препаратларны саклау буенча тәкъдимнәрне үтәргә кирәк дип искәртте.

Даруханәдә мәҗбүри рәвештә булырга тиешле препаратлар исемлеге бар, дип сөйләде табиб-гастроэнтеролог Шота Каландия. Бу турыда РИА Новостига сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, беренче чираттагы дарулар — температураны төшерә һәм авыртуны баса торган парацетамол һәм ибупрофен кебек дарулар. Моннан тыш, ашказаны-эчәк тракты проблемалары вакытында табиб сорбентлар (диоктаэдрик смектит, полиметилсилоксан полигидрат, коллоид диоксиды кремниясе) һәм антацидлар (алюминий фосфат, алгелдрат+ магний гидроксиды) сакларга киңәш итте.

Аптечкада йокымсырау китереп чыгармый торган антигистамин препаратлары, шулай ук яраны эшкәртү чаралары булырга тиеш. Мисал өчен, водород перекисе, хлоргексидин, антибактериаль мазьлар, диде Каландия.

Белгеч препаратларны саклау буенча тәкъдимнәрне үтәргә кирәк дип искәртте. Срогы чыккан даруларны кулланмаска, аларны инструкциядә күрсәтелгән температурада сакларга, аптечканы балалар кулы җитми торган урында тотарга.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев