Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиб яман шешнең беренче билгесе турында сөйләде

«Яңгырдан соң гөмбәләр кебек», - ди табиб ул билге турында.

Онколог-хирург Иван Карасев эчәклектә полипларның килеп чыгу куркынычы турында кисәткән. Алар башка органнарга да зыян салырга мөмкин, дигән табиб. Башта полип гадәти шештән генә гыйбарәт була. 

Әмма соңыннан кайберләре яман шешкә әйләнергә мөмкин. Полиплардан дәвалану — эчәклектә онкология килеп чыгуны кисәтү ул, дип басым ясап әйткән табиб үзенең телеграм-каналында.

«Яман шешнең 2-5 проценты гына бернинди алшартларсыз килеп чыга. 95  проценты — полиплар, аеруча ашказаны-эчәкләрдәге полиплар аркасында барлыкка килә», — дип кисәткән онколог. Ул эчәклектә яман шеш очракларының 95 процентының полипларга бәйле булуын әйткән. Ашказаны һәм үңәчтә онкология очракларының 80 проценты шул ук полиплар һәм гастрит сәбәпле пәйда була.

Гадәттә полип ачыкланганнан соң (әйтик, колоноскопия барышында), шешне алдыру киңәш ителә. Әмма ул кабат үсеп чыгарга мөмкин. «Яңгырдан соң гөмбәләр кебек үсеп чыгуы организмда башлыча бер нәрсәнең дә үзгәрмәве турында сөйли. Ялкынсынуның сәбәбе юкка чыкмаган дигән сүз бу», — дип аңлаткан Карасев.

Полип үсүгә китерүче авырулар — хроник гастрит, җәрәхәт, Крон авырулары, колитлар.

Белгеч әйтүенчә, полипларга каршы көрәш иммунитетны кайгыртуны, туклануга игътибарлы булуны, табибка вакытында күренүне үз эченә ала, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев