Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиб: чөгендер баш мие эшчәнлеген яхшырта һәм ирләр өчен файдалы

Врач диетолог Наталья Денисова ирләргә әлеге гади һәм очсыз яшелчәгә күбрәк игътибар итәргә куша.

Врач Денисова сөйләвенчә, борынгы заманнардан ук чөгендер ирләр организмы өчен афродизиак буларак билгеле булган. Бу — чөгендер составында нитрат булу белән аңлатыла. Алар организмда азот оксиды булып үзгәрә, ә ул үз чиратында кан тамырларын киңәйтә.

Моннан тыш, чөгендер баш мие эшчәнлеген яхшырта, яшь арту белән бәйле үзгәрешләрне (шул исәптән деменцияне дә) киметергә булыша. Чөгендер согын эчү кан басымын яхшыртырга да ярдәм итә. 

Ләкин шул ук вакытта, углеводларның күп булуы сәбәпле, шикәр чире белән интегүчеләргә чөгендерне саклык белән кулланырга кирәк.

Ашказаны-эчәк авырулары булган кешеләр чөгендер согы эчкәннән соң үзләрен начар хис итәргә мөмкин.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев