Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сырганак чәе шифасы

Сырганак — витаминнарга бик бай.

Аның составындагы С витамины күләме цитруслыларга караганда ике тапкыр күбрәк. Моннан тыш, сырганакта башка витаминнар да бик күп, андагы антиоксидантлар һәм май кислотасы тән тиресенең яшь һәм сәламәт булып калуына ярдәм итә.

Сырганак чәенә бал кушып эчсәң — ул иң ахшы антидепрессант булып та хезмәт итәчәк. Моны галимнәр дә раслаган. Моннан тыш, сырганакны ялкынсынуга каршы кулланырга ярый. Һәм тагын бер мөһим үзенчәлеге — сырганак чәе искиткеч тәмле дә әле.

Кирәкле ингредиентлар:
150 грамм сырганак;
2 аш кашыгы кара чәй;
2 аш кашыгы бал;
500 миллилитр су.

Әзерләү ысулы:
Сырганак җиләкләрен яхшылап юарга, 2/3 өлешен кашык белән изәргә. Чәйнеккә изелгән һәм изелмәгән сырганак, кара чәйне салырга. Өстенә кайнар су агызырга һәм 10-15 минут ял итәргә калдырырга.
Әзер чәйне сөзеп, теләгән кадәр бал кушарга. Әлеге эчемлекне кара чәй кушмыйча да әзерләргә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев