Спортчылардан калышмыйча
«Россия чаңгы юлы» акциясендә үзәк хастаханәнең 50 табибы һәм шәфкать туташы катнашты. Юл «Батыр» спорт комплексы янындагы урманнан узды.
Төп дистанция 1,5 километр тәшкил итте, иң көчлеләр исә 5 километрда ярышты. Сүз уңаеннан, Түбән Каманың үзәк хастаханәсендә профессиональ спортчылардан калышмаучы белгечләр дә бар, шулар арасында урология бүлеге мөдире Рәсим Мотыйгуллин һәм 2 нче кардиология бүлеге мөдире Любовь Кузнецова. «Россия чаңгы юлы» акциясе – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үзеңне сынап карау гына түгел, ә хезмәттәшләр белән аралашу чарасы да.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев