Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сораштыру уздырганнар

Түбән Кама үзәк хастаханәсендә халыкның сәламәтлек мәсьәләләрендә белемлелеге дәрәҗәсен тикшерделәр. Татарстан «2019- 2021 елларда Россия Федерациясендә сәламәтлек мәсьәләләрендә халыкның аң-белем дәрәҗәсен үзгәртүгә, бәяләүгә һәм арттыруга методик алымнар эшләү» проектында катнаша.

Әлегә бу эшкә Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре генә алынды. Бездә анкеталар 1 нче һәм 2 нче поликлиникаларда, шулай ук, «Медицина профилактикасы үзәге»ндә таратылды. Шәһәребездә 147 авыруга сораулар бирелде. Алар өчен барлыгы 71 сорау әзерләнгән иде.
Үзәк хастаханәгә шулай ук «Алтын йөрәк» хәйрия оешмасы президенты, сәламәтлекне ныгытуда корпоратив программалар эшләү һәм тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Россия сәламәтлек саклау министрлыгының экспертлар төркеме әгъзасы Зөһрә Җиһаншина да килеп китте. Ул медицина хезмәткәрләренә проектның төп максатларын аңлатты һәм ярдәм итәргә әзер булуын җиткерде.
– Безгә кешеләрнең сәламәтлек төшенчәсен ничек итеп аңлауларын, сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен мәгълүматны кайдан алуларын, аның никадәр файдалы булуын белергә кирәк. Хәзерге заманда үз-үзеңне дәвалау мәсьәләсе дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра, – дип аңлатты Зөһрә Җиһаншина.
Әлеге башлангыч проектта Россия буенча Татарстаннан кала, Карелия һәм Новосибирск өлкәсе катнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев