Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сәламәтлек юлы

Көн саен «Кояшлы алан» паркы аша Красный Ключка кадәр төшәм. Урман читеннән поселок-ка сузылган җәяүлеләр юлыннан үткән саен, юл салучыларга һәм анда брусчатка җәйдергән җитәкчеләргә рәхмәт укыйм. Шул юлдан йөреп,кемнәр генә сәламәтлек-ләрен ныгытмый икән?! Мин аны сәламәтлек юлы дип атар идем. Минем кебек таяклар белән йөрүчеләр дә, йөгерүчеләр дә, шулай...

Көн саен «Кояшлы алан» паркы аша Красный Ключка кадәр төшәм. Урман читеннән поселок-ка сузылган җәяүлеләр юлыннан үткән саен, юл салучыларга һәм анда брусчатка җәйдергән җитәкчеләргә рәхмәт укыйм.
Шул юлдан йөреп,кемнәр генә сәламәтлек-ләрен ныгытмый икән?! Мин аны сәламәтлек юлы дип атар идем. Минем кебек таяклар белән йөрүчеләр дә, йөгерүчеләр дә, шулай ук, бала арбасы тарткан яшь әниләр дә күп ул юлда.
«Кояшлы алан» паркы күзләргә рәхәтлек биреп балкып утыра. Анда яшь егетләр футбол уйный. Юл кырындагы тренажерларда түбәтәйле бабайлар, ак яулыклы әбиләр шөгыльләнә. Мин дә, ак яулыклы әби буларак, аларга кушылам. Сөйләшәбез, аралашабыз, физик күнегүләр ясыйбыз. Арысаң, ял итәргә уңайлы утыргычлар бар. Яңа елда кышкыча бизәлгән чыршы язын чәчәк «атты». Аны күбәләкләр, чәчәкләр бизи.
Урман буен чиста тоту эшен, күрәсең, студентларга йөкләгәннәр. Алар үз територияләрен бик тырышып чистарталар.
Безгә шундый матур парк
төзеткәннәре, брусчатка-лар җәйдереп тигез юл сал-
дырганнары өчен, җитәк-челәргә рәхмәт. Үзебез дә булганның кадерен белеп, саклап тотыйк.
Зөлфия ЯСӘВИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев