Сасы исле уенчыклар
Базарда бер хатынның бик озаклап уенчык сайлаганын исем итеп карап тордым әле. Бик озак эзләнүенең сәбәбе гади генә: Кытайныкын түгел, ә үзебездә эшләнгән уенчык аласы килә икән. Тик Россиядә ясалган уенчык эзләү, җәен тилемереп кар эзләү белән бер ул. Тапкан очракта да, аның бәясе, Кытай уенчыгына караганда, шактый кыйммәт була....
Базарда бер хатынның бик озаклап уенчык сайлаганын исем итеп карап тордым әле. Бик озак эзләнүенең сәбәбе гади генә: Кытайныкын түгел, ә үзебездә эшләнгән уенчык аласы килә икән. Тик Россиядә ясалган уенчык эзләү, җәен тилемереп кар эзләү белән бер ул. Тапкан очракта да, аның бәясе, Кытай уенчыгына караганда, шактый кыйммәт була. Шунлыктан, күпләр сабыйларына Кытай уенчыгы ала. Әмма...
Безнең илгә генә Кытай бар үтмәс товарын тутыра инде дип зарланырга ашыкмагыз. Мин узган җәй Египетка бардым, тик анда да үзләрендә эшләнгән уенчык очрамады. Без ял иткән Шарм-Эль Шейх базарларына да Кытай уенчыгы тулган иде. Үзегездә эшләнгән уенчык бармы соң, дип сорагач, "белмим" дигән мәгънәдә иңнәрен генә сикерттеләр сатучылар.
Хәзер бар нәрсәне совет чоры белән чагыштырып карыйбыз. Әйе, төрлелек һәм сан ягыннан уенчыкның хәзер җаның теләгәнен сайларга була: ашый, эчә, хәтта "йомышын" үти торган курчаклар, пульт белән идарә ителүче очак-самолетлар, зәңгәр экранга чыга торган меңләгән мультфильмнарның геройлары һ.б. Тик шунысы сәер: аларны өйгә алып кайтуга, бүлмәгә үзенчәлекле бер ис - Кытай товары исе тула.
Ә безнең заманда уенчык бик аз булды. Кечкенә тазикта ята торган шәрә сабый, барабан, "неваляжка" курчак, крокодил Гена, Чебурашка, көрәк-чиләк, домино, мозаика һ.б.... Тик алар, сыйфаты ягыннан, Кытай уенчыкларын бер якка бәреп егарлык булганнар шул. Бала-чага күпме ватарга тырышса да, ватылмый иде. Безнең буынның балачак хатирәсе булып, күп кенә гаиләләрнең "стенка"ларында үзләре уйнаган курчаклар әле дә утыра. Шактый вакыт узса да, уңмаганнар да, таушалмаганнар да.
Хәер, хәзер Россиядә дә сыйфатлы уенчык ясый башладылар. Балаларыгызның сәламәтлеге турында уйласагыз, акчагызны кызганмыйча, яхшысын, үз илебездә ясалганын алырга тырышыгыз. Әгәр, эзләп тә, Россиянең уенчыгын табалмасагыз, Кытайда яки башка илдән кайтартылган уенчыкның юыла торганын, зәһәр ис килмәгәнен алыгыз. Аны кулга алгач, бер дә тарсынмыйча, иснәп карагыз: сасы исле (димәк, сыйфаты шикле материалдан ясалаган!) уенчык баланың сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин.
Әгәр юеш кулъяулык белән дә сөртеп карагач буявы уңа икән, бу уенчыкның сыйфаты начар дигән сүз. Йомшак уенчык эченә тутырыласы материаллар да Россия сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән булырга тиеш. Моны ачыклау өчен, сатудагы уенчыкның сертификаты белән танышу зарур. Ул рәсми кәгазьдә әйбернең кайда җитештерелүе, предприятиенең юридик адресы, товар билгесе язылган булырга тиеш.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев