Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Шашлык янына «дөрес» салат ясагыз!

Май бәйрәмнәрендә шашлык ашарга җыенасызмы? Кыздырылган итнең зыяны булмасын, ә файдасы тисен өчен аны дөрес салат белән ашарга кирәк.

Чикләвекле кәбестә салаты тәмле дә, файдалы да.
Безгә кирәк булачак:

  • Кәбестә — 500 грамм
  • Әстерхан чикләвеге — 80 грамм
  • Бер татлы борыч
  • Шикәр — бер калак
  • Алма серкәсе —1-2 кашык
  • Ярты лимон
  • Тәменчә тоз

Кәбестәне вак итеп турыйбыз һәм лимон суты, серкә, шикәрне бергә бутап, кәбестәгә салабыз, маринадлыйбыз.

Борычны саламсыман турыйбыз, чикләвекне уртача зурлыкта ваклыйбыз, кискәлибез. Яртышар кызыл һәм сары борыч турасагыз, салат матуррак та булыр.

Хәзер борыч белән чикләвекне маринадланучы кәбестәгә кушабыз, май салабыз, бутыйбыз һәм 20 минутка «хәл алырга» калдырабыз. Салат эчендәге ризыклар бер-берсе белән тәмнәрен бүлешсен өчен. Салатка яшел аш тәмләткечләр дә кушарга була.
Тәмле булсын, бәйрәмнәр күңелле үтсен!

Чыганак

Фото: https://ru.freepik.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев