Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Салкын тигәндә беренче ярдәм

Мондый вакытта күп итеп сыеклык эчәргә кирәк.

Карлыган һәм кура җиләге яфракларыннан кайнатылган чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе хәл кертеп җибәрә. Витаминга бай кишер, томат, чөгендер согы эчү дә комачауламас. Аякларны кайнар ваннага тыгып утыру, балтырларга горчичник кую да булыша.

Сулыш алуны җиңеләйтер өчен ингаляция ясагыз. Моның өчен ике бал кашыгы нарат бөресенә бер аш кашыгы шалфей кушып, алар өстенә кайнар су агызып, берничә тамчы эфир мае, әйтик, эвкалипт яки лаванда мае тамызабыз. Барысын бергә эмаль чәйнеккә салып, берничә минут кайнатабыз да чәйнек борынына бүрәнкә куеп, ингаляция ясыйбыз. Бу процедурадан соң күпмедер вакыт бернәрсә дә эчмәскә тырышыгыз.

Салкын тиюнең беренче стадиясендә мондый катнашма да ярдәм итә. Бертигез күләмдә ромашка, чабыр үләне һәм үги ана яфрагы алабыз да өстенә су салып, "су мунчасы"нда кайнатабыз. Төнәтмәне сөзеп, көненә берничә тапкыр йотымлап эчәбез. Әлеге төнәтмә коры ютәлне йомшарта.
Тамакны җылы тырнак гөл яки эвкалипт төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Алары кул астында булмаса, кайнаган суга алоэ согы кушылган катнашма да ярап куя, дип яза киңәшләр сәхифәсе

Фото:freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев