Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Шәhәрдә өстәмә вакцинация ясау пункты ачылачак

16 сентябрь көнне, җомга, Түбән Камада грипп һәм COVID-19 ка каршы өстәмә вакцинация ясау пункты ачылачак.

Коронавирус инфекциясеннән прививканы мускул эченә дә, борынга сиптерү юлы белән дә ясатырга була.

Бу хакта Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күчмә вакцинация бригадасы 10.00 – 13.00 сәгатьләрдә Мәктәп бульвары урамы, 2 адресы буенча урнашкан күп функцияле үзәктә эшләячәк.

Түбәнкамалылар шулай ук җомга көнне 9.00 – 10.00 сәгатьләрдә Шинниклар проспекты, 25а (ОЦМ) адресы буенча прививка ясата алачак.

Бу процедураны эш көннәрендә 7.30 –18.30 сәгатьләрдә 1нче (Менделеев ур., 46) һәм 2нче (Төзүчеләр пр., 10Д) сырхауханәләренең прививка кабинетларында дә үтәргә була.

Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев