Роспотребнадзор киңәш итә: каникулларда сәламәт гадәтләрне ничек формалаштырырга
Яңа ел, гадәттәгечә, яшәү рәвешендә уңай үзгәрешләр башлау вакыты булып тора.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре язганча, бәйрәм каникуллары бәйрәмнәр тәмамланганнан соң да сезнең белән калачак сәламәт гадәтләр формалаштыру өчен уңайлы мәйданчык булырга мөмкин.
Төп гадәтләрнең берсе — сәламәт йокы. Белгечләр тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга һәм 23:00 гә кадәр йоклап китәргә киңәш итә. Йокларга 1-2 сәгать кала нерв системасына ял итү өчен гаджетлар кулланудан баш тартырга кирәк.
Көненә нибары 30 минут активлык кәефне һәм сәламәтлекне яхшыртырга сәләтле. Бу — саф һавада йөрү, иртәнге зарядка, өйдә шөгыльләнү яки рәхәтлек китерә торган теләсә нинди башка хәрәкәт төре булырга мөмкин.
Бәйрәм көннәре — туклануга аңлы караш формалаштыру өчен яхшы вакыт. Артык ашамаска, яңа пешкән ризыкларга өстенлек бирергә һәм эчәсе килгәндә су кулланып, эчү режимын үтәргә кирәк.
Каникуллар — гаджетлар белән мөнәсәбәтләрдә пауза алу өчен идеаль мөмкинлек. Социаль челтәрләрдә һәм экраннар артында үткәрелгән вакытны кыскарту стрессны киметергә һәм эмоциональ балансны торгызырга ярдәм итә.
Файдалы гадәтләр исемлеген чиксез дәвам итәргә мөмкин, әмма иң мөһиме — үзеңне тыңларга. Тормышыгызда нәрсә җитмәвен билгеләгез: хәрәкәт, үз-үзеңне аңлау, хоббига яисә сыйфатлы ял итүгә вакыт күбрәк бирү. Зур булмаган, әмма даими гамәлләрдән башлап җибәрегез — бәйрәмнәр дәвамында беркетелгән минималь үзгәрешләр дә яңа елда яшәү рәвешен үзгәртү өчен ныклы нигез була ала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев