Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Рәхмәт йөзеннән бүләкләр

Түбән Кама медицина көллияте студентлары COVID госпиталендә хезмәт куючыларга бүләкләр тапшырдылар.

Икенче курста укучы егетләр һәм кызлар хәзерге вакытта «кызыл зона»да эшләп, авыруларның гомерләрен саклаучы госпиталь хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Студентлар аларга көнкүреш, шәхси гигиена әйберләре, сөлгеләр, урын-җир кирәк-яраклары, тәм-томнар алып килделәр.
Бүләкләр хәйрия акциясе вакытында җыелган. Анда медицина көллиятенең барлык укытучылары һәм студентлары катнашкан.
– Акциядә студентларыбыз һәм укытучылар бик теләп катнашты. Бу чара – табибларга рәхмәт әйтер өчен бик яхшы мөмкинлек. Күбебезнең туганнарын һәм якыннарын, көллиятнең берничә укытучысын бу авыру читләтеп үтмәде. Көн саен йөзләрчә гомерне саклап калучы медицина хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди көллиятнең биология фәне мөгаллимәсе Ольга Шәмсетдинова. 

Үзиреклеләр «чиста зона»га барырга теләүләрен дә әйттеләр.

Екатерина Полякова,
Түбән Кама үзәк хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә
буенча белгеч

Фото үзәк хастаханә сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев