Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Пляжда – «Сәламәт җәй»

Шәһәр пляжы су коену сезонына тулысынча әзер һәм ул бүгенге көндә ял итүчеләр белән тулы. Моңа Кама елгасындагы суның җылылыгы да мөмкинлек бирә – аның температурасы 22 градуска җиткән. Биредә эссе көннәрдә су коенырга да, комда кызынырга да мөмкин.

Шәһәр пляжында «Сәламәт җәй» акциясе старт алды. Биредә ял вакытын күңелле итеп уздыру, спорт белән шөгыльләнү, гаилә белән бергәләп ял итү, табигать матурлыгына карап хозурлану өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, коткару постлары көн дәвамында дежур тора. Медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре, Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре белән берлектә, бәхетсезлек очракларын кисәтү турында да онытмыйлар, коену сезонында кешеләргә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшереп торалар. 
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре пляжда төрле очракларда кешеләрне коткарган вакытта файдаланыла торган реанимация чараларын һәм кояш кызуы капканда ярдәм итү ысулларын башкару техникасын күрсәттеләр. «Медицина-профилактика үзәге» спорт медицинасы бүлегенең дәвалау физкультурасы инструкторы ял итәргә килгән кешеләргә берничә мәртәбә арка һәм вестибуляр аппарат мускулларын ныгыту күнегүләре ясап күрсәтте. 
Тәкъдим ителгән ул күнегүләрне кешеләр күңелле музыка астында, күтәренке кәеф белән башкардылар. 25 ял итүче үзенең артериаль кан басымын үлчәтеп карады, унысының кан басымы югары иде. Аларга юллама бирелеп,терапевтка озатылдылар. 
Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениесенең матбугат хезмәте.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X