Ортопед – табиб сүзе
Аякларым сызлый, арый, мөмкин хәтта шешәргә.
Аякларым сызлый, арый,
мөмкин хәтта шешәргә.
Белмим, ничек кенә итеп,
сәбәбенә төшәргә?
Тирә-күршем киңәш бирә:
мазьлар сылап угала.
Учлап-учлап дару ашыйм, кая китеп югала?
Шулай йөри торгач, дуслар,
уеннан уймак чыкты:
Төп-төз җирдә егылганмын,
сөягем сынып чыкты.
«Сөякләрең тишелгән», –
ди ортопед-табиб үзе,
«Сиңа яңа аяк ясыйм», –
дип әйтте соңгы сүзен.
«Була торган хәл, апа, – ди.
– Сөякләр дә тишелә,
Кайгырмагыз, бар да яхшы,
мәсьәлә тиз чишелә».
Нинди үзгәреш көтәргә,
диваннан торалмагач?
Кальций гына ярдәм итми, күнегү ясамагач.
Көн дә күнегү ясасаң, сөякләр була тыгыз!
Иләктәй булмасын өчен, сөякне ныгытыгыз!
Профилактик чаралар күр,
эшли башла бүгеннән,
Сөтле ризык югалмасын
табыныгыз түреннән.
Зәлфирә ГЫЙЛЬФАНОВА, медицина профилактикасы үзәге психологы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев