Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ничек ташларга?..

Иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе - тәмәке тартудан арынырга теләүчеләр хәйран бүген. Андыйлар танышларым арасында да күп. Алар тәмәкене ташлау өчен әллә нинди ысуллар кулланырга әзер. Кайберләрен җәлләп тә куясың. Шулай шул, тәмәке тозагына килеп эләккәнеңне сизми дә каласың, ә аннан чыгуы ай-һай авыр... Дусларымның берсе төрле дарулар да...

Иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе - тәмәке тартудан арынырга теләүчеләр хәйран бүген. Андыйлар танышларым арасында да күп. Алар тәмәкене ташлау өчен әллә нинди ысуллар кулланырга әзер. Кайберләрен җәлләп тә куясың. Шулай шул, тәмәке тозагына килеп эләккәнеңне сизми дә каласың, ә аннан чыгуы ай-һай авыр...

Дусларымның берсе төрле дарулар да эчте, махсус сагыз да чәйнәп карады, файдасын гына күрмәде. Инде беркөн техника кибетеннән «электрон сигарет» сатып алган бу. Карап торышка чын тәмәкегә охшаган, «тартканда» зәһәр исе дә чыга, төтен кебек нәрсә дә күренгәли шунда. Рәхәт, шырпы эзләп интегәсе юк - бер төймәсенә басасың да, башы «яна». Бер аерма бар, анысы. Бу алдагычта никотин юк. Алай да, тәмәке тартасы килгән саен шуны капсаң, бераз җиңелрәк булып китә, дип сөйлиләр. Әмма мин бу ялган тәмәкенең файдасы булуга ышанмыйм. Әнә бит, теге дус-тым да, электрон тәмәкесе була торып, никотинлысына үрелә. Аның сәламәтлеге миңа кирәкме әллә? Үз-үзен алдап, агулануын дәвам итә бичара...
Ә менә икенче танышым Айрат, тугыз елдан артык тәмәке тартса да, бу начар гадәттән котыла алган. Ничек дисезме? Нибары китап укыган. Беләм, ышанмассыз. Беренче ишеткәч, мин дә ышанмадым. Әмма Айратның менә инде өч ел тәмәкегә тотынганы юк. Әйдәгез, аның үзенә сүз бирик.
- Яшүсмер чакта кызык өчен, аннары - дуслардан калышмыйм, дип, тәмәкегә ничек ияләшкәнемне сизми дә калдым. Шулай еллар арты еллар узды. Инде тартасы да килми кебек, тик организм тәмәкегә шулкадәр күнеккән, аның кулга ничек килеп керүен аңларга да өлгерми идем. Көненә кимендә ун-унбишне тартмасам, үз-үземә урын таба алмый күпме азапланырга туры килде... Ниһаять, тарту тәмам туйдыргач, аны ташлау юлларын эзләргә керештем. Тик бернәрсә дә булышмады, - дип искә ала Айрат. - Шулай бервакыт миңа ансат кына тәмәкене ташларга булышырга тиешле бер китап бүләк иттеләр. Аның авторы - инглиз кешесе Аллен Карр үзе дә утыз елдан артык тәмәке тарткан. Төтен афәтеннән берничек тә котыла алмагач, ахыр чиктә үз методикасын уйлап тапкан. Ул исә ихтыяр көче, үзеңне кулда тота белүгә нигезләнгән. Автор китабында нотык укымый, тәмәкенең зыянын гади итеп аңлатырга тырыша. Кыскасы, китап миңа ихтыяр көчемне арттырырга ярдәм итте, үз көчләремә ышаныч уятты...
Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр. Айрат белән сөйләшкәннән соң, мин дә Интернетка ябыштым - анда бу китап турында нәрсә язалар, янәсе. Эзләгәнемне таптым. Бөтендөнья пәрәвезендә китапның электрон, аудио вариантлары бар, ул бик күп телләргә тәрҗемә ителгән икән. Авторы турында да мәгълүмат җитәрлек. Аллен Карр методикасы күпләргә ошый булса кирәк, аның китабын укып чыккан кешеләрнең дә уй-фикерләре уңай. «Тәмәкенең нәрсә икәнен дә оныттым, ә китапны кулга алганда, миңа әз булса да булыша алуына ышанмаган идем», - диючеләр бихисап. Димәк, Айрат алдамаган - тәмәкесен ташларга, чыннан да, китап ярдәм иткән булып чыга...
Кызык, яман гадәттән котылу өчен нинди генә чаралар юк, нинди генә ысуллар тәкъдим ителми. Алар арасында электрон тәмәке дә, тәнгә ябыштыра торган пластырь да, һ.б. да бар. Кемдер тартасы килгәндә көнбагыш ашый, конфет кимерә... Теләге булган кеше ничек тә тәмәкесен ташлар, дип уйлыйм.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X